ПЕРЕПИСЬ НАСЕЛЕНИЯ на портале «ГОСУСЛУГИ.РФ» продлится до 14 НОЯБРЯ 2021 года

Один из способов участия во Всероссийской переписи населения – самостоятельное заполнение переписного листа на портале «ГосуслугиРФ» – теперь доступен до 14 ноября, не до 8 ноября, как планировалось ранее.

Татарстанстат напоминает, что участие в электронной переписи доступно пользователям со стандартной и подтвержденной учетной записью. Иностранным гражданам для участия нужно указать только номер СНИЛС в личном кабинете.

Если вам удобнее проходить перепись на родном языке, в переписном листе на портале «ГосуслугиРФ» можно выбрать для заполнения, например, татарский язык.

Ответьте на 23 вопроса о себе и проживающих с вами членах домохозяйства. Еще один переписной лист содержит 10 вопросов о жилищных условиях. Надо будет назвать тип жилого помещения, год постройки дома, общую площадь квартиры или дома, количество комнат. Заполняйте переписной лист в любое удобное время: утром, днем или ночью. Можно делать паузу, полученные результаты сохранятся.

Отправьте переписной лист. Получите на почту и на мобильный телефон QR-код на домохозяйство и цифровой код на каждого члена домохозяйства.

Когда придет переписчик, покажите QR-код с экрана планшета, смартфона или в распечатанном виде. Это нужно для защиты от дублирования записей в базе данных Росстата. Переписчики продолжат обходить домохозяйства до 14 ноября 2021 года, меры защиты от Covid-19 усилены.

Участие в переписи населения полностью безопасно – данные передаются в зашифрованном виде по защищенным каналам. Заполненная анкета на портале «ГосуслугиРФ» передается только в Росстат в обезличенном виде. Скопировать информацию с планшета переписчика тоже невозможно.

Стационарные переписные участки и участки, расположенные в МФЦ, также будут функционировать в обычном графике. Их могут посетить те, кто не имеет возможности переписаться на портале «ГосуслугиРФ». Выбирайте удобный для посещения участок рядом с домом или работой.

Актуальный график работы и адреса стационарных участков для прохождения Всероссийской переписи населения размещены на сайте Татарстанстата https://16.rosstat.gov.ru/vpn2020

«ГОСУСЛУГИРФ» порталында Халык санын исәпкә алу 2021 нче елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның бер ысулы – “ГосуслугиРФ” порталындагы анкетаны мөстәкыйль рәвештә тутыру – алдан планлаштырылганча 8 нче ноябргә кадәр түгел, 14 нче  ноябргә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанстат исегезгә төшерә: электрон исәпкә алу мөмкинлеге Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган хисап язмасы булган кешеләргә бирелә. Чит ил гражданнары порталдагы шәхси кабинетларында СНИЛС номерын күрсәтеп катнаша ала. 

Әгәр сез исәпкә алуны туган телегездә үтәргә телисез икән, “ГосуслугиРФ” порталындагы электрон анкетаны тутыру өчен туган телегезне, мәсәлән, татар телен сайлый аласыз.

Үзегез һәм сезнең белән бер өйдә яшәүчеләр турында 23 сорауга җавап бирегез.  Тагын бер биттә торак шартларына кагылышлы 10 сорау бирелгән. Торакның нинди төрдә булуын, төзелгән елын, фатир яки йортның гомуми мәйданын, бүлмәләр санын күрсәтергә кирәк. Исәпкә алу анкетасын үзегезгә уңайлы вакытта, иртән, көндез яки төнлә дә тутыра аласыз. Анкета тутырганда туктап торырга мөмкин, җаваплар саклана.

Исәпкә алу анкетасын җибәрегез. Электрон почтагызга һәм кесә телефоныгызга әлеге йорт хуҗалыгына бәйләнгән QR-код һәм анда яшәүче һәр кешегә цифрлы код киләчәк.

Халык санын исәпкә алучы хезмәткәр өегезгә килгәч, әлеге QR-кодны планшет, телефон экраныннан яки кәгазьгә бастырылган рәвештә күрсәтегез. Моны эшләү Росстатның мәгълүматлар базасында язмалар кабатланмасын өчен кирәк. Исәпкә алучылар 2021 нче елның 14 нче ноябренә кадәр өйләргә йөрүләрен дәвам итәчәк. Covid-19 инфекциясеннән саклану чаралары көчәйтелгән.

Халык санын алуда катнашуның бер куркынычы да юк – мәгълүматлар шифрланып, сакланган канал буенча тапшырыла. “ГосуслугиРФ” порталында тутырылган анкета Росстатка исемнәр күрсәтелмәгән рәвештә җибәрелә. Исәпкә алучы планшетыннан да мәгълүматларның күчермәсен алып булмый.

Стационар  исәпкә алу участоклары һәм күпфункцияле үзәкләрдәге пунктлар гадәти реҗимда эшләүләрен дәвам итәчәк. “ГосуслугиРФ” порталында теркәлә алмаучылар шунда килә ала. Өегезгә яки эш урыныгызга якын булган, уңайлы участокны сайлагыз.

Халык санын исәпкә алу буенча стационар участокларның адреслары һәм эш вакыты  Татарстанстат оешмасы сайтында күрсәтелгән:       https://16.rosstat.gov.ru/vpn2020